- узу
- ф. 1. Атлап барып бер урыннан икенче урынга күчү, хәрәкәт итү моннан кем узган?. Хәрәкәт итеп нин. б. ара, юл үтү, берәр урын аша хәрәкәт итү ишегалдын узу 2. Нин. б. юнәлештә хәрәкәт иткәндә, барганда берәр нәрсә артта калу, аны үтеп китү күперне уздык 3. Кемне дә булса артта калдыру, алга китү (эштә, ярышта, үсештә һ. б.). күч. Нин. б. яктан, берәр өлкәдә алга китү, өстен чыгу бу балалар бездән дә узып китәр 4. Нин. б. юнәлештә сузылу, аркылы үтү (юл, туннель һ. б.) тимер юл авыл аркылы уза 5. сөйл. Тавыш бирү, сайлау, конкурс нәтиҗәсендә кабул ителү, сайлану, раслану 6. Артта калу, үтү (вакыт, вакыйга һ. б.). Нин. б. нәтиҗә белән бетү, үтү, башкарылу 7. сөйл. Нәрсәне дә булса өйрәнү, укып үзләштерү тапкырлауны узу 8. Булып үтү сугыш узган урын. Юкка чыгу, бөтенләй бетү (хис, кичереш һ. б.) 9. Билгеле бер чиктән үтү. Үзеннән алдагы сүз белдергән эш яки хәлнең ярдәм итмәвен аңлата дәвалаудан узу 10. Юклык формасында: сыйфат ягыннан кемнән яки нәрсәдән артык булмауны белдерә сез дә аннан узмаган 11. с. УЗГАН – Үткәндәге, булып үткән узган ел хезмәттә булдым 12. рәв. УЗЫП – Кемне яки нәрсәне дә булса игътибарга алмыйча, исәпләшеп тормыйча, киңәшләшмичә атаңнан узып сөйләмә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.